Табиблар ир-атның йөрәген коткарып калу өчен калкансыман бизен алырга мәҗбүр булган
Сургут табиблары йөрәк тибешендәге җитешсезлекләрдән (аритмия) интегүче ир-атта, бик хәтәр тахикардия өянәген туктату өчен, калкансыман бизен алырга мәҗбүр булган.
65 яшьлек ир-ат сулышы кысылган, шешенгән, йөрәк тибеше үтә нык ешайган хәлдә хастаханәгә эләккән. Аның кардиовертер-дефибрилляторы (йөрәк тибешен көйли торган җайланма) йөрәген ток разряды белән эшләтеп җибәрү өчен көненә 80шәр тапкыр кабынган, дип яза “Российская газета” ugra-news.ru мәгълүматларына таянып.
Югра Сәламәтлек саклау департаменты башлыгы Роман Паськов әйтүенчә, аритмияне киметергә тиешле препарат, киресенчә, йөрәк тибешендә өзеклекләр генә барлыкка китергән. Авыруның хәлен фәкать калкансыман бизен алып кына җиңеләйтергә мөмкин булуы аңлашылган. Табиблар гаять катлаулы бу эшне башкарган да. Белгечләр берничә көннән соң сырхауның кардиовертер-дефибрилляторын алыштырып, гормональ терапия билгеләгән, организмдагы матдәләр алмашы процессын торгызуга ярдәм иткән. Ике айдан соң ир-ат, савыгып, өенә кайтып киткән. Табиблар әйтүенчә, хәзер аның йөрәге әйбәт эшли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

