Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Айдар Сәлимгәрәев: «Татарстанның Электрон мактау тактасында 47 журналист тәкъдим ителде»

12.08.2026 11:09 Тема

Электрон мактау тактасында Татарстандагы 47 журналистның исеме урнаштырылган.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бу — бүләкләүнең бик яхшы формасы. Безнең бүгенге көндә тармакта эшләүче 47 кеше Мактау тактасында тәкъдим ителгән. Ләкин эш әле тәмамланмаган, без аны дәвам итәчәкбез һәм күбрәк кешене җәлеп итәчәкбез», – диде Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук платформада тәкъдим ителгән журналистларның берсе – Александр Малов турында сөйләде, аңа тиздән 100 яшь тулырга тиеш. Ул журналистикада 70 ел эшләгән.

Узган атнада, 6 августта, Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, түрәләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат ресурста бер елга урнаштырыла.

Электрон мактау тактасын быелның 1 маендагы указы белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтүне максат итеп куя.

Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесен тәкъдим итүче 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган.