Татарстанда бер хатын-кыз, алтын-көмешләре белән мактанып, 200 мең сум акчасын югалткан
Бөгелмәдә бер хатын-кыз кыз, кыйммәтле ювелир әйберләре белән мактануы аркасында, 200 мең сум чамасы акчасын югалткан. Бу хакта «Татар-информ» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Хатын-кыз танышларын – бер парны өенә кунакка чакырган. Кәеф-сафа корып утырган бер мәлдә, кыйммәтле ювелир әйберләре тутырылган шкатулкасын кунакларга күрсәтәсе иткән. Берничә көннән соң 30 яшьлек ир-ат янә бирегә килеп төшкән. Хатын-кызның йокыга киткәнен көткән дә, теге шкатулкадан барлыгы 200 мең сумлык алтын-көмешләрне алып, 120 мең сумга ломбардка тапшырган. Кыйммәтле әйберләрнең бер өлешен югалткан.
Бөгелмә районының Подгорный бистәсендә дә моңа охшаш хәл булган. Февраль ахырында 41 яшьлек ир-ат танышлары белән озак кына кәеф-сафа корып утырган. Иртән уянып киткәч, бармагындагы алтын балдагы (30 мең сум чамасы торган) югалганын күреп алган. Балдакны 40 яшьлек хатын-кыз (кайчандыр хөкем ителгән булган) салдырып алганы һәм, Бөгелмәгә барып, ломбардка тапшырганы, акчасын үзенең кирәк-ярагына тотканы ачыкланган.
Угрылар үз гаебен таныган. Икесенә дә каядыр чыгып китмәү шарты куелган.

