Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Түбән Камадагы янгыннан соң Рөстәм Миңнехановка һаваның торышы турында хәбәр итеп торалар

31.03.2026 10:54 Человек и Закон

ТР Экология министрлыгы һава торышына мониторинг үткәрә, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

"Профильле министрлык һаваның торышы өлешендә оператив рәвештә эшкә кереште. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бу мәсьәләдә оператив мәгълүмат аңа хәбәр ителә", – диде Галимова.

Исегезгә төшерәбез, бүген Түбән Кама «Нефтехим» территориясендә янгын чыкты. 52 кешенең зыян күрүе һәм бер кешенең үлүе мәгълүм. Шәһәрдә табиблар югары әзерлек халәтенә күчерелгән.

Похожие материалы