Волонтерлар кабат ерак сәфәргә кузгалды
Балтачның Елена Вәлиева җитәкчелегендәге волонтёрлар төркеме әле егерме көн элек кенә СВОдагы якташларына гуманитар ярдәм илтеп кайткан иде.
Бүген алар кабат юлда. Кайту белән яудагыларның гозерләрен үтәргә алар сораган әйберләрне тупларга керешкән волонтёрлар, күпсанлы райондашлары ярдәме белән, аларны тиз арада әзерләп бетерәләр дә кабат юлга кузгалалар. Башка төркемдәгеләр дә шулай эшли. Егетләр безгә ышанып, өметләнеп ярдәм көтә, башкача була алмый, ди алар.
Елена Вәлиева төркеме бу юлы яудагы якташларына суыткычлар, окоп шәмнәре, маскировка сеткалары, төзелеш кирәк-яраклары, медикаментлар, исемле посылкалар, госпитальләргә одеяллар, якташлары әзерләгән үлән чәйләре, коры ашлар, тәм-томнар алып киткән. Райондашлары исә волонтёрларны туган яктан килгән бу ихлас ярдәмнәр ир-егетләребезгә көч өстәсен, тиз арада барысы да исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләкләр белән озатып калган.
«Без бергә (Гармонияле үсештә булган шәхес тәрбияләү)» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

