IV керәшенчә марафон керәшен хатын-кызлары берләшмәсенә башлангыч бирде
16 апрельдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә «Туганайлар» редакциясе ВКонтакте социаль челтәрендә оештырган керәшенчә марафонны йомгаклауга багышланган тантана уздырылды. Һәр елдагыча, ул зур оешканлык һәм «Туганайлар» белән хезмәттәшлек итүче кадерле кунаклар катнашында үтте.
Кызыл җеп булып бер фикер сузылды
Әлбәттә, тантана үзәгендә республикабызның Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама һәм башка районнарыннан килгән марафончылар үзләре булды. Элек журналистлар да, әдипләр дә яратып куллана торган гыйбарә белән әйтсәк, марафонның башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып бер фикер сузылды. Ул — борынгыдан килгән йолаларны, тарихны, җыр-биюләрне, көнкүреш һәм бәйрәм үзенчәлекләрен, гаилә мирасын үзенә җыйган бай культурабызны кадерләп саклаучы һәм аларны балаларга, оныкларга тапшыруда хәлиткеч роль уйнаучы керәшен хатын-кызларының үз берләшмәсен төзү зарурлыгы. Җәкәү йортының олы кунак бүлмәсен тутырып утырган марафончылар (ялгышмасам, кырыкка якын) каршына кем генә — кунаклармы, мәдәни үзәк хуҗалары яки марафончылар үзләреме, чыгып сөйләсә дә, ахыр чиктә, сүз уртак теләккә барып тоташты — хатын-кызларның үз оешмасы кирәк.
Моның өчен алшартлар җитәрлек. Шуның берсе һәм иң мөһиме — керәшенчә марафонның дүрт ел рәттән уздырылып, республикакүләм олы вакыйгага әверелүе. Марафон керәшеннәрнең бай мирасын, үзенә генә хас йола-гадәтләрен һәм гасырлар җиле кагылмаган сүз байлыгын барлау аша халкыбыз тарихын тулыландыруга, тагын да баетуга саллы өлеш кертә. Моны беркем дә кире кага алмый, чөнки аңа дистәләрчә марафончының — барысы да керәшен хатын-кызлары — көн саен ВКонтактега куеп барган язмалары дәлил.
Быел 11-25 мартта уздырылган марафон, баштагы өч елдагыча 21 көн түгел, ә 15 көн дәвам итте. Аңа иллегә якын карендәшебез һәм керәшен культурасын яратучылар, өйрәнүчеләр кушылды. Көн саен аерым бер темага алар үз язмаларын әзерләп, ВКонтактеда чыгарып бардылар. Марафон ахырына кадәр аларның иң үҗәт, иң тырыш булган кырыкка якыны килеп җитте. Араларыннан Казанда яшәүче, ел да марафонда катнашучы Ольга Гыйльметдинова (Мамадыш ягындагы Владимир авылы кызы) статистикасы буенча, көн дә аның язмалары 1000-2000 мәртәбә каралган. Уртача 1000 каралу дип алганда да, быел барлык марафончыларның язмалары 600 мең каралу җыйган дигән сүз.
«Туганайлар» редакциясенең баш редакторы, бәйрәм сценариен язучы һәм тантананы алып баручы Юлия Губина сөйләгәндә, әнә шундый мәгълүматны хәтергә язып куйдым.
Оешманың авыллардагы «тотка»лары
Бәйрәм Алина Давыдованың дәртле җыруы белән башланып китте. Заманча зәвыклы керәшен киеменнән чыккан Алинага үзләре дә я тамакса яки элгәреге күлмәк киеп, алъяпкыч ябып килгән марафончылар кушылып җырлап утырдылар. Шушы беренче җыру ук күзгә күренмәс ниндидер бер рухи күтәренкелек бирде. Бу күтәренкелек ике сәгатьтән артык дәвам иткән һәм эшлекле сөйләшү белән аралашып барган бүләкләү тантанасы азагына кадәр дәвам итте.
Традициягә һәм, иң мөһиме, олыны олылау дигән гадәткә тугры калып, алып баручы сүзне иң беренче республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусовага бирде.
— Керәшеннәрдә ел буена көтеп алынган иң изге, иң кадерле Олы көн атнасында җыелуыбыз, үзенә күрә, аерым бер символга ия. Иң яхшы эшләр шушы атнада башкарыла. Берегез дә очраклы кешеләр түгел. Сез — республика керәшен оешмасының бөтен районнарда, авылларда «тотка»быз булып торучы кызлар. Марафонда катнашканыгыз, мирасыбызны саклавыгыз өчен рәхмәт. Хәтта безнең 20 йортлы Түбән Чыршылыда да сизелә ул марафон баруы. Марафон башланса, авылның бәләкәй генә «чат»ында һәр иртәдә бер сорау хасил була. Бөтен кеше шул сорауга җавап эзли башлый. Роза Маракина (Мөслим район үзәгендә яшәүче карендәшебез — ред.) бар авылны дөбер-шатыр китерә. Марафон — бик көтеп алынган, бик әһәмиятле вакыйга, анда катнашуыгызга рәхмәт,— дип сөйләде Людмила Даниловна.
Пасыевага — «ТАТМЕДИА»ның Рәхмәт хаты
Юлия Юрьевна «Туганайлар» редакциясенең соңгы елларда социаль челтәрләрдә подписчиклар белән үзара хезмәттәшлеге аеруча активлашканын, керәшенчә марафон проекты шуның нәтиҗәсе икәнен искәртеп үтте. Редакция хезмәткәрләре эшчәнлеген җанландыруда, аны тагын да нәтиҗәлерәк итүдә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан тиешле мөмкинлекләр тудырылуын әйтеп, «ТАТМЕДИА»ның PR директоры Ләйсән Сафинаны марафончылар каршына чакырды.
— Безнең редакцияләр арасында «Туганайлар» — иң актив кына түгел, иң җылы редакцияләрнең берсе. Сез оештырган чараларны һәрдаим карап торам. Күзәтүем нәтиҗәсендә, сездән дә рәхәт кешеләр юк, дип әйтәм. Марафонда катнашкан кешеләрнең активлыгы таң калдыра. Чыннан да сез марафон барышында үзегезнең гаилә ядкарьләрен, гаилә тарихын барлыйсыз. Ул сезнең постларыгыз аша күренә. Миңа калса, бу — газета белән укучылар арасында турыдан-туры элемтәнең бер мисалы. Газеталарга мондый формат кирәк. Редакция ул электрон формат, социаль медиа, газета битләре аша гына түгел, ә үзенең укучылары белән менә шулай офлайн, ягъни чын тормышта да очрашып, фикерләрен белеп торырга тиеш. Кайсы гына чарагызга килеп кермә, балкып торасыз — киемегез дә, үзегез дә. Рәхәтләнеп җырлыйсыз, биисез. «Туганайлар» ел саен уздыра торган «Медиа-Питрау» тәмамлангач, хәтта таралышканда да җырлый-җырлый китәсез бит. Алга таба да актив булып калыгыз, — дип, үз чыгышында керәшеннәргә соклануын белдерде Ләйсән Наилевна. — Сезнең постларның күпме карау җыйганын Юлия әйтеп узды. Марафончылар, сез кырык бит! Үзе кечкенә генә бер армия. Сез үз халкыгызны үстерүгә, аны саклауга зур көч куясыз. Арагызда яшьләр дә күбрәк булсын, дигән теләктә калам. Мондый марафоннар, мондый җыеннар, мондый офлайн күрешүләр күбрәк булсын.
Чыгышы азагында, Ләйсән Сафина бу тантанадагы иң зур бүләкне — «ТАТМЕДИА» генераль директоры Шамил Садыйковның Рәхмәт хатын марафончы Лидия Константиновага тапшырды. Хатта язылганча, Мамадыш районының Усали мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучы Лидия Семёновна бу бүләккә «Туганайлар» реадкциясе белән үзара ныклы хезмәттәшлеге, керәшенчә марафоннарны оештырудагы активлыгы өчен лаек булды.
«Мин — керәшен хатын-кызы»
«Мин — керәшен хатын кызы» дигән девиз астында узган бәйрәм кунаклары арасында югарыда телгә алган җитәкчеләр белән беррәттән, Питрәч керәшен оешмасы җитәкчесе, «Ак Барс» банкының Питрәч өстәмә офисы директоры Лидия Пронина да бар иде. Лидия Ильинична үз мисалында гади бер авыл кызыннан ничек итеп җитәкче вазифасына күтәрелүе, үз уңышларында гаиләсенең тоткан урыны турында сөйләде:
— Кибәч авылында туганмын, балачагым мама белән папа канаты астында бик бәхетле узды. Казан хисап-кредит техникумын бик яхшы билгеләренә тәмамладым. Унтугыз яшем дә тулмаган килеш кияүгә чыктым. Бик яхшы гаиләгә — дөнья бәясе кешеләргә килен булып төштем. Дәрәҗәмне каенанамнар гел күтәреп торды. Әгәр гаиләдә хөрмәт, теләктәшлек булса, ул өйдә яктылык та, мәхәббәт тә, матурлык та, бәхет тә яши, хезмәттә уңышлар да яулана.
Патриотлык башлангычы — гаилә
Быел — Россиядә халыклар бердәмлеге, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Шуны исәпкә алып, марафончылар ике көндә «Бердәмлектә — безнең көч», «Бүгенге көн герое» дигән темаларга язмалар әзерләделәр.
— «Бүгенге көн герое»на багышланган язмаларны күз яшьләре аша укыдык. Мамадыш районындагы Владимирдан марафончы Галина Михайлова үз авылдашы, армиягә алынып, Белгород өлкәсендә хәрби хезмәттә булган Дмитрий Кушаев батырлыгы турында язган. Дмитрий хәрби хезмәткә китәр алдыннан, солдатка озату йоласына багышлап, видео төшергәннәр. Шуны карап китик, — дип, алып баручы игътибарны экранга юнәлтте.
Дмитрийның театральләштерелгән тамашада хәрби комиссариаттан үзенә килгән повестканы укуы, түтиләрнең аны озатырга күчтәнәчләр күтәреп килеп керүләре, табын көйләүләре. «Исән җөреп кайт» дигән теләкләре. Үзәкләрне өзгеч истәлек булып, өйдәгеләренә һәм авылдашларына шушы видео язма гына калган да, Дмитрий һәлак булганнан соң бирелгән «Батырлык» ордены гына…
Бәйрәм яктысына сагыш булып уралган бу кадрлар тәэсирен көчәйтеп, Татарстанның атказанган артисты, СВОдагылар янына 6нчы мәртәбә җыенучы Марина Карпованың чыгышы ялганды:
— Бакалы районыннан мобилизация буенча алынган туганнан туган ике энем дүртенче елын Ватаныбызны, безнең тынычлыкны саклый. Минем үземә беренче мәртәбә ул зонага концерт белән барырга тәкъдим иткәч, курыкмадым дип әйтә алмыйм, курыктым. Бу 2023 ел булып, әле артистларның берсе дә анда бармый иде. Без җирле халыкка — картларга, балаларга концерт куйдык. Аннан кайткач, үзебезнең никадәр бәхетле икәнебезне аңладым, чөнки картлык көнеңдә якыннарыңны югалту, йорт-җирсез калу — иң куркынычы. Шул чагында миндә ниндидер бер эчке ныклык барлыкка килде. Андагы егетләребез үз бурычларын намус белән үтиләр, барысының да җиңү белән тәмамланасына ышаналар. Махсус зонада концерт куйганда ир-егетләр каршына чыгасың. Кайчак карашларында — бушлык, аларның ниләр күргәнен күз алдына да китерә алмыйбыз. 40 минутлык концерт азагында инде алар елмая, елыйлар. Аларның йөрәгендә ышаныч, өмет чаткысы кабызганыңны аңлыйсың. Керәшен егетләре белән безнең позывной бар: «Алла бирсә, Питрауларда күрешербез». Питрауда аларның хатыннары яныма килә, ирләре белән төшкән фотомны күрсәтәләр. Ирләренә җибәрү өчен, үзләре белән дә фотога төшүемне сорыйлар.
Җәй көне 14 яшен тутырачак улым — суворовчы, III курста. Ул авиамодельләр белән шөгыльләнә, пилотсыз очкычлар җыярга, алар белән идарә итәргә өйрәнә. Патриотлык ул үзеннән-үзе барлыкка килми, аның төп сере — гаиләдә. Балаларга бирә ала торган бердәнбер нәрсә — чиксез ярату. Бала үскәндә нәрсә күрсә, олы тормышта да шул була, — дип үзенең СВОга бәйле тормышы белән уртаклашты Россия оборона министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән җырчы, Татарстанда оештырылган батальондагылар өчен куелган 44 концертта катнашкан карендәшебез Марина.
Җырчы сөйләгәннәр тәэсиреннән арынмаган күңелгә аның җыруы килеп кагылды. Җырлары аша ир-егетләргә туган як яктысын илтүче Маринаның тавышы авырлыктан соң җиңеллек килүенә өметләндереп агылды да агылды.
Гаврилов эзләреннән
Патриотлыкның гаиләдә башлануына басым ясаган җырчыдан соң, сүзне Татарстан язучылар союзы члены, алып баручы искәрткәнчә, «Минем чәчем җиде толым» романы белән Питрәч керәшеннәренең йола-гадәтләренә һәйкәл куйган» Луиза Янсуар да үз сүзен әйтте:
— Керәшен марафонын күзәтеп барырга тырышам. Кереп, карап барган вакытта шунысына куандым — безнең йола-гадәтләр белән күңел талпынышы кушыла торган бер бәйрәмгә әверелә марафон. Бу безнең кайсыбызның кайда ничек яшәвен дә күрсәтә. Марафонда катнашучылар киң аудиториягә дә үзебезнең нәрсә белән яшәвебезне, нәрсәләрне саклавыбызны, нинди яңалыклар ача алуыбызны күрсәтә. Берничә атна элек Пётр Гаврилов эзләреннән Брест крепостена баргач, рейх офицерларының сөяккә генә калган әсир Гавриловны күрү өчен госпиталь каршына чиратка тезелгәннәре турында белдем. Гавриловның якташы икәнемне ишеткәч, «Ул — безнең соңгы каһарманыбыз, яклаучыбыз», дип, Белоруссиядә мине өрмәгән җиргә дә утыртмадылар... Белоруссиядә мин күпме классикларыбызның, олпат-олпат егетләребезнең шул туфракта ятып калганын барлап йөрдем. Кайда гына йөрсәк тә, үзебезнең туган җиргә кайтканда матурлык таратып, йөрәгебезне туган туфракка алып кайтыйк. Шушы туган тфракта матур орлыклар салып калдырыйк.
Тәрбиянең матур үрнәге
Заманында «Туганайлар» газетасында журналист булып эшләгән танылган этнограф, «Мирас» китабы авторларыннан берсе Валентина Максимова сөйләгәннәр керәшен яшьләренә тәкъдим буларак яңгырады:
— «Мирас» китабын андагы темаларны яшьләр дәвам итәр дигән өмет белән эшләдек. Безнең керәшен бит әле ул бик аз өйрәнелгән. Алга таба китапның без әйтеп, сөйләп бетерә алмаганнарны үз эченә алган икенче, өченче, дүртенче томнары булсын иде. Керәшеннәрнең башка халыкта булмаган йолалары бар. Чиркәү аларга каршы булса да, безгә йолаларның сакланган хәтлесен җыярга иде. Юлия булдырды, марафон темасына аны кертеп җибәрде. Йолалар бит керәшен кайчан барлыкка килгән, шул вакыттан бирле сакланып килгәннәр. Үзе бер китаплык.
Ул сүзен тәмамлаганда, Людмила Белоусова ике картина күтәреп керде:
— Болар — Җырчы Җәкәү йортына бүләк, аны Валентина алып килде. Бу портретта — керәшен кызы образы; аның өстендә — Валентина Петровна теккән кием; ә портретны аның кызы Полина ясаган. Валентина үзе — Лениногорск педагогия училищесының сынлы сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган кеше. Хатын-кызның балаларны тәрбияләүдәге роле, дип сөйләшәбез. Тәрбия менә шулай бирелә инде ул.
Мәдәниятнең төп сакчылары
«Мисс Татарстан» конкурсының II вице-миссы Кристина Грибакова да чыгыш ясады. Ул республика югарылыгындагы конкурста үзенең ничек итеп керәшен культурасын күрсәтүенә тукталды.
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле директоры Юлия Дувалова тормышта зур җаваплылык таләп ителгән авыр чакларда хатын-кызны бары тик хатын-кыз гына аңлавы, акыллы киңәшләре белән ярдәм итүе турында әйтеп үтте.
Гел хатын-кызлардан гына торган марафончылар каршында чыгыш ясаучылар арасында бердәнбер ир-егет бар иде. Ул — республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Игорь Шрыков.
— Еш кына ирләр җыелышларда телне, тарихны сакларга кирәк, диләр. Чынлыкта, аны сез, хатын-кызлар саклыйсыз. тын гына, көн саен... Әгәр чын тамакса, түгрәк яулык белән керәшен киемен алсак, алар кайда сакланган? Әбиләребез сандыгында. Борынгы җыруларны кем хәтерли? Әбиләр, мамалар. Телибезме-юкмы, керәшен мәдәниятенең төп сакчысы — хатын-кыз. Дөресе шул, — дип керәшен хатын-кызларының тормыштагы роленә олы бәя бирде Игорь.
«Түгәрәк яулык» берләшмәсе оешты
IV керәшенчә марафон «Туганайлар» редакциясе тарихына «Түгәрәк яулык» керәшен хатын-кызлары берләшмәсе оештырылу белән кереп калыр, мөгаен.
Юлия Юрьевна әйтеп үткәнчә, беренче марафонда ук керәшен хатын-кызларының үз оешмасын төзү турында тәкъдимнәр булган. Һәрнәрсәнең үз вакыты... Тантанада кат-кат әйтелгәнчә, марафончылар — республикадагы керәшен хатын-кызларының иң активлары, булдыклылары. Әле оешып кына килә торган «Түгәрәк яулык» берләшмәсен дә уртак көч белән, тиз арада шушы төр оешмаларның иң алдынгылары сафына чыгарырлар. Бары тик теләк кенә булсын.
Керәшенчә марафонда нигез салына башлаган «Түгәрәк яулык» берләшмәсенең җитәкчесе итеп, Людмила Даниловна «Туганайлар» редакциясе баш редакторы Юлия Губинаны тәкъдим итте. Ул бертавыштан сайланды, ә берләшмә членнары — барлык марафончылар, алар сафына һәр районнан актив бер хатын-кыз да өстәләчәк. Оештыруга, эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләрне «Түгәрәк яулык» берләшмәсе җитәкчесенә һәм эшче төркемгә бергәләп хәл итү бурычы йөкләнде. Шулай итеп, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының бер бүлеге буларак, «Түгәрәк яулык» берләшмәсе үз эшен изге сәгатьтә башлап җибәрде.
Һәр елдагыча, марафонда катнашучыларга махсус дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасындагы тәэсирләр белән уртаклашу, фикер алышулар бәйрәм табынында дәвам итте.
ФОТОРЕПОРТАЖ

