Табиблар Казанда һава торышы аркасында өстенә агач ауган кызның хәле турында сөйләделәр
Табиблар Казанда көчле җил аркасында өстенә агач ауган кызның хәле турында сөйләделәр.
Бу хәл кичә Галеев урамында булды. 18 яшьлек кызны җәрәхәтләр белән 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә илткәннәр. «Хирургия эше башкарылды, ул уңышлы үтте. Бүген пациент реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерелде. Хәле уртача авырлыкта, аңында, неврологик дефицитлар юк», – дип хәбәр иткәннәр «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәтендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

