Хөрмәтле укучылар! Кадерле ата-аналар һәм укытучылар!
Сезне чын күңелдән “Соңгы кыңгырау” бәйрәме – мәктәп елларының матур бер чоры тәмамлану, яңа тормыш баскычына аяк басу тантанасы белән котлыйм.
Бу мәктәпне тәмамлаучы укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр өчен истәлекле һәм шатлыклы да һәм шул ук вакытта сагышлы да көн. Чөнки Сез бүген белем учагы – мәктәп, укытучыларыгыз, сыйныфташларыгыз белән саубуллашасыз. Әмма мәктәп сезнең күңелегездә, йөрәгегездә мәңге сакланыр. Ул сезгә төп байлык – белем бирде, дуслыкка, туган якны, Ватанны яратырга өйрәтте.
Алда сезне олы тормыш көтә. Кемдер югары уку йортында белемен дәвам итәр, кемдер хезмәт юлына басар. Сайлаган юлыгыз нинди генә булмасын, һәрвакыт тырыш, намуслы, белемгә омтылучы булып калыгыз, куйган максатларыгызга кыю ирешегез. Илебезгә, районыбызга лаеклы ул-кызлар булыгыз!
Белем бирү учагында белемгә якты юл ачкан укытучыларыгызга, тәрбияләп, олы тормышка әзерләүче ата-аналарыгызга зур рәхмәт.
Бәйрәм белән сезне, якты киләчәккә адым атлаган чыгарылыш сыйныф укучылары! Тормыш юлыгыз уңышлы, бәхетле һәм игелекле булсын. Соңгы кыңгырау сезнең өчен яңа, матур һәм шатлыклы башлангычның чыңы булып яңгырасын!

