Казанның 100гә якын шәфкать туташы сугыш кырында ярдәм күрсәтүгә өйрәнгән
Россия Фәннәр академигы, хирург Алексей Шабунин сүзләренчә, Казанның 100ләп шәфкать туташы сугыш кырында ярдәм күрсәтүгә өйрәнгән.
«Без – хирургларга – сугыш кырында шәфкать туташларыннан башка гына эшләү авыр. Кичә Мәскәү хирургия мәктәбе курсы узды. Казанның иң яхшы 100ләп шәфкать туташы иң заманча технологияләр буенча тренинг узды», – диде ул журналистларга Казанда II хирурглар конгрессы ачылышы алдыннан.
«Татарстан, Казан хирургиясе һәрвакыт иң яхшылардан берсе булды. Моңа бәйле рәвештә, ике ел элек хирурглар берләшмәсе президиумында хирургия буенча конгрессны даими үткәрү карары кабул ителде. Казан хирургиясе Россия хирургиясе традицияләренә һәм заманча технологияләргә нигезләнгән. Әйдәп баручы барлык хирургия клиникалары белгечләре бирегә җыелган. Бу белгечләр очрашуы гына түгел, ниләр эшләнгәнен сөйләшеп, нинди юнәлештә үсеш алуны билгеләү чарасы», – диде Алексей Шабунин.
Аның сүзләренчә, геосәяси вазгыять гади булмаганлыктан, кичектергесез хирургия буенча хәрби табиблар белән дә хәрби кыр хирургиясе буенча семинарлар, лекцияләр узачак, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

