Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ территориясендә «Роквул» заводы эшчәнлеге буенча фикер алышты

04.06.2026 07:57 Человек и Закон

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш активларын үстерү» АҖ идарәче оешмасының генераль директоры Тимур Әмиров һәм «Роквул» ҖЧҖнең башкарма органының беренче урынбасары Марина Потокер белән очрашты.

Очрашу барышында киләчәк багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстанда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә завод эшен оештыру, шулай ук предприятиенең якындагы елларга инвестицияләр буенча планнары турында фикер алыштылар, диелә ТР Рәисе матбугат үзәге хәбәрендә.

Похожие материалы