Татарстан яңа йортларга ипотека килешүләре саны буенча Идел буе округында икенче урында
Татарстан яңа йортларга төзелгән ипотека килешүләре саны буенча Идел буе федераль округында икенче урынны алды.
Идел буе федераль округында беренчел торак сатып алуга бирелгән барлык кредитларның 14,4 проценты республикага туры килгән. 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча «Домклик» сервисы үткәргән тикшеренүләрдә шундый мәгълүматлар китерелә.
Тулаем алганда, илдә яңа йортларга төзелгән барлык ипотека килешүләренең 17,4 проценты Идел буе федераль округына туры килгән. Округта ипотекага иң күп фатирларны Башкортстан халкы сатып алган – барлык килешүләрнең 16,7 проценты әлеге төбәккә туры килгән. Татарстан – икенче, Пермь крае (11,4 процент) өченче урында.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, «гаилә ипотекасы» шартлары үзгәрүгә дә карамастан, беренчел торакка ихтыяҗ элеккечә үк ташламалы программаларга бәйле.

