Табиб җиләк-җимештән тазарырга мөмкинме икәнен аңлатты
Җимешне еш кына кәнфит белән чагыштырып, зифа булып калырга теләүчеләргә яки шикәр чиреннән интегүчеләргә аны кулланмаска киңәш итәләр. Дөрес фикерме икән бу? Табиб-терапевт, диетолог Татьяна Солнцева “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә, җимешне мактап, дүрт дәлил китереп үткән.
Беренчедән, зур күләмдә дә калориясе түбән булып кала: җиләк-җимеш бик күп су һәм клетчаткадан тора чөнки. Ләкин калориясенең азлыгына карамастан, ашказанында урын алып, ачыгуны баса. Мәсәлән, 700 г бакча җиләге калориясе буенча 75-80 г мармеладка бәрабәр, дип аңлатып үткән ул.
Икенчедән, клетчатка, эчәкләрдә үзле мохит булдырып, ашкайнатуны акрынайта.
Өченчедән, җиләк-җимеш матдәләр алмашын яхшыртырдай витаминнар һәм минералларга бай.
Дүртенчедән, клетчатка һәм антиоксидантлар, симерү куркынычын киметүгә ярдәм итеп, эчәкләрнең сәламәтлегенә ярдәм итә.
Нәтиҗәсе болайрак: чамасын белми ашаганда, теләсә кайсы ризыктан тазарырга мөмкин. Әмма калория нормасын үтәгәндә, карбыз да, виноград та тазартмый. Тик балдай татлы җимешләрне бик әйбәтләп ашаганнан соң түгел, бәлки көн урталарында куллану хәерлерәк. Глюкоза “сикерүгә” һәм эчәкләрдә әчүгә юл куймас өчен бер тапкыр ашаганда 300-400 граммнан арттырмаска, дип киңәш иткән табиб.
Шикәр чиреннән интегүчеләргә, әлбәттә, саграк булу таләп ителә. Ләкин торт белән карбыз арасыннан икенчесен сайлау әйбәтрәк. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, татлы десертны карбызга алыштыру гәүдә авырлыгы артуга түгел, бәлки, киресенчә, кимүгә китерә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

