Рөстәм Миңнеханов Russia-China Expo күргәзмәсен карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 16–19 августта Казанда уза торган “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV халыкара форум кысасындагы Russia-China Expo күргәзмәсен карады.
Әлеге мәйдан форум көннәрендә эшләячәк. 4 мең квадрат метр мәйданны алып торучы күргәзмә Россия һәм Кытай Халык Республикасы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлегенең актуаль юнәлешләренә багышланган. Биредә финанс, ИТ, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәгариф, медицина кебек юнәлешләрдә эшләүче Россия һәм Кытай компанияләре үз стендларын тәкъдим итә.

