«Чемпион булачагы күренеп тора»: Лисичанскидан биюче инвалид кызның хыялга юлы
Сигез яшьлек Николь биергә ярата. Көй ишетүгә, ул ритмга селкенә башлый. Кызның хыялы – коляскада бию буенча ярышларда җиңү, әмма иң зур хыялы – үз аяклары белән атлап китү. Татарстан вице-премьеры Ринат Садыйков ярдәме белән ул әнисе һәм энесе белән Казанга килде. Татарстанда ул күнекмәләр ясый һәм ярышларга әзерләнә ала.
Никольдә арка мие бүсере (грыжа), ул инвалид коляскасында гына хәрәкәт итә. Ләкин, шуңа да карамастан, спорт биюләре белән шөгыльләнә һәм призлы урыннар яулый.
Ул Лисичанск шәһәреннән. Атышлар, эвакуация, җылылык, сусыз һәм утсыз тормыш аның өчен гадәти хәл- ул сугыш барган вакытта туган. Кызчык ракета куркынычы игълан ителгәндә нишләргә кирәклеген тыныч кына аңлата ала. Аның өчен бу кешегә юлны чыгуны аңлату кебек үк табигый.
Татарстан Никольгә коляскадагы спорт биюләрендә яңа йолдыз булырга ярдәм итәргә алына. Алда Мәскәүдә җитди ярышлар көтә. Шуңа күрә аңа, әнисенә һәм алты яшьлек энесе Никитага бер айга Казанга килергә ярдәм итәләр.
«Татар-информ» журналисты бу гаилә белән «ДАН» инклюзив спорт комплексында Николь тренировка ясаган вакытта очраша. Ул үз командасы белән биюне кабатлый иде. Биредә балалар да, өлкән спортчылар да – малайлар һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар бар. Алар хәрәкәтләрнең синхронлыгын шомарта, зал буенча җитез генә йөриләр, баш һәм куллар белән салмак хәрәкәтләр ясыйлар. Араларында Николь иң кечкенәсе булып күренә. Башта кыз оялган кебек иде, әмма соңрак кыюланып китте, күзләрендә очкын кабынды. Ул тизрәк һәм активрак хәрәкәтләнә башлады, хәтта бер мәлне үзен күзәтүче таныш булмаган кешеләр турында бөтенләй онытты.
«Лисичанскида тренировкалар өчен шартлар юк. Казан тренерлары безгә видео җибәрә, без өйдә шөгыльләнәбез, аннары нәтиҗәләрне видеога төшереп аларга юллыйбыз», — дип сөйли кызның әнисе Ирина Баранова.
Әмма боларның берсе дә чынлыкта шөгыльләнүгә җитми. Шөгыльләнү өчен киң зал һәм тренер белән турыдан-туры аралашу кирәк. Хәзер, гаилә Казанда булганда, Никольгә һәр минут кадерле һәм ул көннең күп өлешен залда уздыра – бер айдан китәсесен аңлый. Татарстан башкаласында булу алар өчен зур бәхет, чөнки биредә барлык шартлар бар һәм гаилә, шартлаулардан һәм сиреналардан тетрәнмичә, тыныч йоклый ала.
«Ишегалдыбызга снаряд төшкәч, кечкенә баламның чигәсендә ак чәчләр барлыкка килде»
Ирина 2022 елның язында, барлык кирәк-яракларын ашыгыч җыеп, шәһәрдән китәргә мәҗбүр булган көннәрен искә ала.
«Без ашыгыч рәвештә җыендык, үзебез белән документларны, колясканы һәм мәчебезне алдык. Башта ЛНР территориясендә яшәүче туганнарыбызга юл тоттык, әмма барып җитә алмадык – юл ябык иде. Безгә бер генә юл калды – Днепропетровскига. Башка чара юк иде, чөнки Лисичанскида калу куркыныч, мин балалар гомерен куркыныч астына куя алмый идём. Ишегалдыбызга снаряд төшкәч, кечкенә баламның чигәсендә ак чәчләр барлыкка килде. Шуннан, мин теләсә кая китәргә әзер идем», — дип искә төшерә ул.
Барановлар өйләренә дүрт айдан соң – Россия хәрбиләре шәһәрне азат иткәч кенә кайта. Ул вакытта Лисичанскида коммуникацияләр әле торгызылмаган була. Ирина балалары белән беренчеләрдән кайта.
«Июль уртасында өйгә кайтканда, безне башта кертмәделәр. Украина кораллы көчләре аттылар, снарядлар машина тәгәрмәчләре янына ук төште, әмма, Ходайга шөкер, исән калдык. Һәрнәрсәдә яхшылык күрергә кирәк, ниһаять, без Россия составында – без моны бик озак көттек», — ди Ирина.
Хәзер бу гаиләгә Татарстан ярдәм итә. Никольнең спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар, Никита исә көрәшкә йөри башлады. Барысы да канәгать.
«Табиблар бала озак яшәмәячәк, диделәр»
Никольнең атлап китү мөмкинлеге бар. Табиблар операциянең берничә вариантын тәкъдим иткән, әмма беркем дә гарантия бирми.
«Арка мие бүсере булганда операцияне бала тугач беренче тәүлектә ясарга тиешләр. Без диагноз турында соң белдек, йөклелекнең тугызынчы аенда идём инде. Мине Киевка бала тудырырга җибәрделәр, табиблар шунда ук операция ясар дип уйладык, әмма анда безне кабул итмәделәр. Донбасстан булгач, безне сепаратистлар диделәр. Хәтта бала ике көннән артык яшәмәячәк, диделәр: «Йөкле икәнегезне онытыгыз, моннан китегез», – дигәнне ишеттек.
Без өйгә кайттык, мин бер ай курку эчендә яшәдем. Северодонецк шәһәрендә бала таптым. Тугач, Николь хәтта аякларын селкетә иде. Бер атнадан соң гына безне Харьковка җибәрделәр. Анда бару – коточкыч иде. Бүсер шартлар дип курыктык, чөнки ул тире белән капланмаган иде. Бик сак барырга кирәк иде, әмма без барган юлның исеме генә калган иде. Шөкер, барып җиттек. Грыжа капчыгындагы басым төшсен өчен Никольнең башына шунт куйдылар, һәм бер айдан соң гына операция ясадылар», — дип искә ала әни кеше.
Операциянең озакка сузылуы аякларга йогынты ясаган. Кызчык үзенең беренче адымын ясый алмаган. Менә өч ел инде ул ДРКБда күзәтү астында тора.
Николь – Лисичанск йолдызы
«2024 елның августында Татарстан безне адаптив спорт буенча дәресләргә «Идел » лагерена чакырды. Николь шунда биюне яратты! Шул вакытта тренерлар бер команда җыйды, кызым алар белән «Лучик света» Бөтенроссия фестивалендә призлы урын алды. Алар техника буенча дүртенче урынны яуладылар, шулай ук тамашачы мәхәббәте призына лаек булдылар», — дип сөйли кызның әнисе.
Никольнең биюне дәвам итү теләге белән яна, әмма Лисичанскига кайтырга кирәк була.
«Безнең шәһәрдә тренерлар да, яраклаштырылган зал да, махсус коляска да юк. Ләкин кызымның тренировкаларны дәвам итәсе килде. Музыка ишетүгә, бии башлый. Татарстан тренерлары аның белән онлайн шөгыльләнергә булдылар. Шулай итеп без ‘’Журавли’’ җырына беренче биюебезне куйдык. Кызым 9 Майда балалар бакчасында чыгыш ясады, аннары безнең турында башкалар да белә башлады. Бу бию белән без ЛНР территориясендә чыгыш ясый башладык, безне төрле җирләргә чакырдылар, хәтта Мәскәүгә дә чакыру алдык. Николь «Добрая волна» фестивалендә чыгыш ясады. Анда ул икенче урынны алды», — ди Ирина.
Хәзер Лисичанскида Никольне барысы да белә – ул анда йолдыз.
«Берничә айдан безгә коляска бүләк иттеләр»
Кызының шөгыле җитди икәнен аңлап, Ирина махсус спорт коляскасы сатып алу юлларын эзли башлый, чөнки гади коляска белән хәрәкәт итү авыррак. Гади коляскада биегәндә аркага һәм кулларга зур көч килә.
«Мин республикабыз башлыгы ярдәмчесе Леонид Пасечникка мөрәҗәгать иттем, берникадәр вакыттан соң минем белән ЛНРның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Инна Швенк элемтәгә чыкты. Берничә айдан безгә коляска бүләк иттеләр», — дип сөйли ул.
Тагын берникадәр вакыттан соң Иринаны ТР вице-премьеры Ринат Садыйков кабул итә.
«Ул Никольнең чыгышын күргән иде инде, сүз кем турында барганын аңлады һәм ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Тиздән миңа шалтыраттылар һәм кызым тренировка ясый алсын өчен Казанга барырга тәкъдим иттеләр. Безгә торак бирделәр – без «Ярдәм» мәчете каршындагы пансионатта яшибез, биредә үк «ДАН» спорт комплексы да урнашкан», — ди Ирина.
Барановларга биредә бик ошый, алар калу турында да уйланалар, әмма бу җиңел түгел.
«Ике бала белән ялгыз гына булдыра алмам. Биредә аларны калдырып торырлык кешем юк. Миңа эш тәкъдим иттеләр. Белгечлегем буенча мин педагог, әмма укытучы хезмәт хакына фатир арендалау һәм гаиләне карау мөмкин түгел. Лисичанскида миңа әти-әнием булыша, ә алар күченергә теләми. Беренчедән, андагы фатирны тиеннәргә сатып, биредән берни алып булмый, ә арендага алсаң – пенсия җитмәячәк. Икенчедән, алар хәрби хәрәкәтләр вакытында да шәһәрдән бик авырлык белән киттеләр, әтиемнең позициясе: «Гомер үткән – ни булса, шул булыр»», – дип аңлатты ул.
«Сәхнәгә чыгудан бөтенләй курыкмыйм»
Әнисе кызына ничек ярдәм итү турында баш ватканда, кызчык тренировкаларга чумган иде. Ул безгә биюләр турында күп сөйләде. Яраткан хәрәкәтләрен дә атап узды.
«Сәхнәгә чыгудан бөтенләй курыкмыйм. Әни: «Залдагы кешеләрне агачлар дип күз алдына китер», – диде. Шуңа күрә куркыныч түгел. Чыгыш ясарга яратам. Мин инде өч бию өйрәндем», — дип сөйли Николь.
Тагын бер биюне ул энесе белән башкара, номерны әнисе белән бергә уйлап тапканнар. Николь мультфильмнарны гына түгел, математиканы да яратуын әйтте.
«Мин беренче сыйныфта укыйм. Укырга кирәк. Тагын рәсем ясарга яратам. Биредә, Казанда, миңа бик ошый. Ләкин өйгә кайтырга кирәк, анда әби, бабай, шулай ук Миша белән Кеша – безнең тутый кош һәм мәчебез көтә», — ди кыз.
«Чемпион булачагы хәзердән үк күренеп тора»
Никольнең тренеры Екатерина Юдина үз укучысына зур өметләр баглый.
«Аның киләчәктә чемпион булачагы хәзердән үк күренеп тора. Ул бик өметле, тырыш, барысын да тиз отып ала. Аның теләге һәм хезмәт сөючәнлеге белән барысы да килеп чыгачак. Ул һәрвакыт кабатлый, хәтта мин залда булмаганда да. Апрель ахырында без Санкт-Петербургта Россия Кубогында чыгыш ясарга планлаштырабыз. Бу аның өчен яңа дәрәҗә булачак», — ди тренер.
Екатерина 2019 елдан бирле коляскадагы спорт биюләре буенча тренер булып эшли. Туган шәһәре Тамбовта башлаган, әмма соңрак бу юнәлештә үсәр өчен Казанга күченгән. Колектив зур – 30га якын кеше, ул Никольне дә зур теләк белән кабул иткән.
«Безгә 6 яшьтән 50 яшькә кадәрге спортчылар йөри: кемдер ярышларда катнаша, кемнеңдер сәламәтлеге фестивальләргә йөрергә генә мөмкинлек бирә», — дип өстәде ул.
Тренер кызның китәргә тиешлеген уйласа, бик моңсу икәнен яшерми, әмма башка чара юк.
«Аның тиздән кайтуына өметләнәм. Чөнки аңа бик күп көч куям, аның мөмкинлекләре зур, әмма Лисичанскида тренировкалар өчен шартлар юк, ә онлайн-дәресләр тулы канлы шөгыльләнергә мөмкинлек бирми. Коляскадагы биюләр – бик кызыклы спорт. Иң мөһиме – балалар үзләрен күрсәтә, тормышта үз урыннарын таба алалар», – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан вице-премьеры Ринат Садыйков Никольнең тарихын яхшы хәтерли һәм кызның язмышы өчен борчыла.
«Никольнең рухы гаҗәп көчле. Кыз бала тормышка кызыксынуын югалтмый, барлык авырлыкларга карамастан, шатлана белә, сәнгать белән шөгыльләнә, хәтта коляскада биергә өйрәнгән. Гаилә бездән Казанда реабилитация узу һәм дәвалану алуда ярдәм сорады. Без бу мәсьәләне республикадагы хезмәттәшләр белән җентекләп өйрәнә башладык. Бу тарих турында Казандагы дусларыбызга сөйләдек һәм кайтаваәлар алдык. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Владимир Жаворонков зур ярдәм күрсәтте. «Ярдәм» фондына да аерым рәхмәт. Бу кызның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүче педагогларга һәм барлык белгечләргә рәхмәтемне белдерәм», – диде Ринат Садыйков.

