Алинә Заһитова «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында чыгыш ясаячак
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Мәскәү — Татарстан күпере» яшьләр форумы спикеры булачак.
Форум 11 апрельдә уза, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Алинә Заһитова — ялгыз шуу буенча 2018 елгы кышкы Олимпия уеннары чемпионы, дөнья (2019) һәм Европа (2018) чемпионы, шулай ук Гран-при финалы (2017) һәм Россия чемпионаты (2018) җиңүчесе. Ул — Россия тарихында фигуралы шууда барлык төп халыкара титулларны яулаган бердәнбер фигуралы шуучы.
Хәзер спортчы телетапшырулар алып бара һәм боз тамашаларын оештыручы буларак чыгыш ясый.
Чараны оештыручы — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге студентларны һәм яшьләрне (ягъни 35 яшькә кадәрге кешеләрне) форумда көтеп кала. Алдан теркәлү сорала . Чара 14.30 сәгатьтә башлана.
Былтыр «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 12 апрельдә, Космонавтика көнендә узган иде.

