Рангазардан Кәрамиевлар өч бәйрәмне бергә билгеләп үттеләр
Бүген – Чик сакчысы көне – Рангазар авылында яшәүче Рәүф һәм Мәрьям Кәрамиевлар өчен икеләтә генә түгел, өчләтә бәйрәм.
Беренчедән, Рәүф абый армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә үткән. Икенчедән, моннан илле ел элек нәкъ шушы көнне алар Мәрьям апа белән гаилә корып җибәргәннәр.
– Ике бәйрәм бергә килсен, дидек тә, 1976 елның 28 маенда өйләнештек, – диләр алар.
Өченчедән, быелгы ел алар өчен шунысы белән дә истәлекле: Рәүф абыйның чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүенә 60 ел булган.
Район үзәгендә Чик сакчысы көненә багышлап үткәрелгән тантанада аларны алтын туйлары белән әлеге гаскәр ветераннары исеменнән Фаиз Хаҗиев тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

