Юкәчедә изгебез Петр Гаврилов истәлегенә Литургия узды
Мамадыш районы Юкәче авылы чиркәвендә керәшеннәрнең бердәнбер изгесе — Пётр Гаврилович Гаврилов истәлегенә Литургия узды. 1879нчы елның 18нче июнендә Ылыя (русча исеме Уткино) авылында туган Пётр гомерен керәшеннәрне дини агарту эшенә, чиркәү хезмәтенә багышлый.
Революциядән соңгы болганчык елларда ул да репрессия корбанына әйләнә һәм бер гаепсезгә, диненә һәм халкыбызга тугры булганы өчен 1937нче елның 29нчы июлендә атып үтерелә. Литургияне керәшеннәрнең Тихвин храмы настоятеле отец Алексей Колчерин уздырды. Аңа священник Артём Степанов булышты.
Бу Литургиянең мөһимлеген аңлаган карендәшләребез Юкәчедән кала Ылыя, Җөри, Колышчы, Владимир авылларыннан, Мамадыш, Алабуга шәһәрләреннән җыелган иде. Отец Алексей Колчеринның үгете Пётр Гавриловның көчле ихтыярлы кеше булуы, хәзерге заман керәшеннәренә дин мәсьәләсендә изгебездән бик күп нәрсәгә өйрәнү кирәклеге турында булды.
Биредәге чиркәүдә тагын бер зур вакыйга шаһите булырга туры килде — «Божий народ — кряшены» документаль фильмнар циклы авторлары — мәскәүлеләр Наталья Гудылина һәм Виктор Медведскийлар Пётр Гавриловка багышланган яңа ике фильмны тәкъдим иттеләр. Бу кешеләр, русча әйткәндә, Пётр Гавриловның тормыш юлын өйрәнүдә колоссаль хезмәт куйганнар. Аларның эзләнү эшенә һәм тормыш юлын, батырлыгын ачуга керткән хезмәтләре бәяләп бетергесез. «Керәшеннәрне өйрәнү өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән кешеләр сез», — диделәр үзләренә бирегә җыелган кунаклар. Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Анатолий Иванов йомгаклау чыгышында: «Мин Пётр Гавриловның авылдашы булуым белән чиксез горурланам. Ул безгә үрнәк булып тора. Дин тыелган чорда да ул нинди рухи ныклык күрсәткән. Без бит бик бәхетле чорда яшибез. Чиркәүләребез һәркемгә ачык, балаларыбызга дини тәрбия бирергә бөтен мөмкинлекләр бар. Менә шулардан файдалана белергә кирәк».
Быел минем Ылыя авылында яшәүче Җөри мәктәбе директоры Владимир Кузнецов күптәнге хыялымны тормышка ашырды: искиткеч табигатьле, яшел бишек эчендә утыручы Ылыя авылына алып барып, Пётр Гаврилов үскән нигезне күрсәтте. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Пётр Гавриловның изге кеше булуын нәкъ менә ул эзләп тапты. Ә служба алдыннан бердәнбер изгебезнең правнучкасы Елизавета Гаврилова белән таныштым.
«Бу Литургия нишләп соң Гавриловның туган авылы Ылыяда түгел, ә Юкәчедә узды?» – дигән сорау туарга мөмкин. Ылыя чиркәүле авыл булмаган. Прихожаннар Юкәче чиркәвенә йөргән. Бертуган Гавриловлар биредә служить иткән. Россия Дәүләт думасы депутаты Анатолий Петрович Иванов Ылыяда да чиркәү торгызырга нияте барлыгын әйтеп сөендерде. Ходаебызның «Амин!» дигән сәгатенә туры килә күрсен!
Бертуган священник Гавриловлар миңа тагын шунысы белән якын, Пётр Гаврилов бер ел буе туган авылым Владимирда укыткан булса, аның бертуган дәдәсе Семен Гаврилов Владимир чиркәвендә служить иткән.
Керәшеннәрнең ике Пётр Гавриловы бар. Әле боларны бутаучы керәшеннәребез һаман бар икән. Службага хәтле берничә кешегә аңлатырга туры килде. Пётр Михайлович Гаврилов — Брест крепосте батыры, Советлар Союзы Герое. Туган җире — Питрәч районы Әлбәдән авылы. Пётр Гаврилович Гаврилов — безнең изге священнигыбыз, кабатлап әйтәм, туган җире — Мамадыш районы Ылыя (Уткино) авылы. Әлбәттә фильмны карагач, беркемдә дә икеләнә торган сораулар калмады.
Литургиягә җыелган халык служба уздырган священникларыбызга, фильм авторларына, җирле үзидарә башлыгы Валерий Шрыковка рәхмәт әйтеп таралышты. Чыннан да Юкәчегә килгән саен андагы тәртипкә, гөлчәчәкләргә күмелеп утырган чиркәүгә сокланып китәм мин. «Керәшеннәрне берләштереп, аларны саклап тор, Изгебез Пётр Гаврилов!» — дип, кач кылып таралышты Литургиядә катнашкан карендәшләребез.
Лидия Пасыева,
Мамадыш районы Усали мәктәбе укытучысы
Автор фотолары.

