Марат Әхмәтов Аксубай районында яңартылган социаль объектлар белән танышты
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Аксубай районына эш сәфәре вакытында яңартылган Яшьләр үзәген һәм төзекләндерелгән «Яшьләр» паркын карады.
Ул шулай ук Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды, СВО ветераннары һәм волонтёрлар белән очрашты. СВО башланганнан бирле Аксубай халкы хәрбиләргә 70 автомобиль җибәргән, шулай ук гуманитар ярдәм күрсәтә.
Сәфәр барышында Әхмәтов «Куршада кабак һәм бал» күршелек фестивалендә дә катнашты. Ул районда соңгы елларда социаль объектларның һәм җәмәгать киңлекләренең сизелерлек яңаруын билгеләп үтте.

