Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Татарстанда тавыш бирү көннәрендә мәктәпләр һәм балалар бакчалары ничек эшләячәк?

14.09.2026 09:47 Авторитетно

18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга бәйле рәвештә Татарстандагы кайбер мәктәпләрдә уку процессы альтернатив форматта оештырылачак.

Бу үзгәрешләр сайлау участоклары урнашкан белем бирү учреждениеләренә кагыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучылар өчен дәресләр түбәндәге форматларда үткәрелергә мөмкин:

* музейларда;

* ачык һавада;

* ресурс үзәкләрендә;

* урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләренең лабораторияләрендә;

* профильле предприятиеләрдә экскурсияләр рәвешендә;

* һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар форматында.

Сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары эшләмәячәк

Тавыш бирү көннәрендә сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары эшләмәячәк. Балалар өчен күрше мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә дежур төркемнәр оештырылачак. Ата-аналарга балалар бакчасының эш режимын алдан ук учреждение администрациясеннән ачыкларга киңәш ителә.

Татарстанда башка сайлаулар да узачак

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. 450 депутат мандатының 225е федераль партия исемлекләре буенча, калган 225е бер мандатлы сайлау округлары буенча бүленәчәк.

Татарстанда шулай ук 50нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлау узачак.