Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Актанышта «Алтын алка» республика хоккей турниры финалы старт алды

12.02.2026 19:24 Новости
Актанышта «Алтын алка» республика хоккей турниры финалы старт алды

Бүген Актаныш районының «Лачын» боз сараенда «Алтын алка» республика ярышларының финал уеннары башланды. Абруйлы турнирда 2009–2010 елгы үсмерләр катнаша. Ярышлар 14 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Актаныш «Алтын алка»ны өченче тапкыр кабул итә. «Лачын» спорт мәктәбе директоры Рамил Галиев билгеләп үткәнчә, узган еллардагы тәҗрибә безнең уенчылар өчен уңышлы булган.

— Беренче тапкыр үткәргәндә үк безнең команда алтын медальләр яулады. Бу юлы да алтынга омтылдык. Бик көчле командалар килде: Казаннан «Ак бүре», Менделеевскидан «Айсберг», Нурлаттан «Ледок», Алабугадан «Көмеш бүреләр», Байлар Сабасыннан «Тимерхан», Апастан «Алтын алка», Баулыдан «Девон». «Девон» хәзер безнең Актаныш районының «Лачын» командасы белән көч сынаша, — диде Рамил Галиев.

Беренчелек өчен барлыгы сигез команда көрәшә. Төп бүләк — Бөтенроссия этабына юллама. Анда җиңүчеләргә Татарстан данын якларга туры киләчәк.

Уеннар киеренке, әмма оешкан шартларда уза. Бүген турнирның беренче уен көне. Актанышлылар беренче очрашуда 3:0 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады.

Җанатарлар һәм тренерлар штабы командабыздан уңышлы уеннар көтә. Боз хуҗалары- «Лачын» хоккейчылары быел да төп кубок өчен көрәштә лаеклы нәтиҗә күрсәтер дигән өметтә калабыз.

Зилә Хәмәтнурова фотолары