Райондашларыбыз Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Актаныш районындагы җирле оешмасы утырышында райондашларыбыз нәтиҗәле хезмәтләре өчен бүләкләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов
· Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәровага;
· 1нче санлы Актаныш гомуми белем бирү мәктәбе директоры Альберт Мансуровка;
· «Актаныш технология техникумы» өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Мусинга;
· Халык укытучысы Ләйсән Әминовага;
· «Мирас» ансамбле җитәкчесенә МирзануртФарухшинга Рәхмәт хатлары тапшырды.

