Татарстанда 14 градус җылы булачак
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнлә температура +4..-1 градуска, көнчыгыш районнарда -5 градуска кадәр төшә. Көндез +9..+14 градуска кадәр җылы көтелә.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.

