Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Подъезддагы ут өчен кем түли? Укучы соравына «ВТ» җавап бирә

30.03.2026 16:11 Новости

Мин Казанның Авиатөзелеш районындагы иске йортта яшим. Безнең подъездда көннәр буе ут янып тора. Үзем күргәндә сүндерергә тырышам. Подъездда янып торган ут өчен кем түләргә тиеш?

Равия апагыз. Казан

Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәте:

– Күпфатирлы йорт подъездында янып торган ут өчен түләү барлык фатир милекчеләре арасында бүленә. Бу гомумйорт ихтыяҗларына тотылган электр энергиясенә кагыла. Гомумйорт ихтыяҗларына подъезддагы ут кына түгел, ә йортның барлык гомуми кулланылыштагы бүлмәләрен (баскычларны, чормалар һәм подвалларны, йорт яны территориясен) яктырту, йортның уртак милке булган җиһазларны (насос, домофон, лифт һ.б.) эшләтү керә.

Похожие материалы