Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Белгеч күздәге линзаны салмыйча су коенуның нинди хәтәр белән янавын аңлатты

25.05.2026 11:29 Новости

Күздәге линзаны салмыйча гына елга-күлләрдә, җәмәгать урыннарындагы джакузи-бассейннарда су коену бик зур куркыныч белән янарга мөмкин.

Офтальмолог, медицина фәннәре докторы, профессор Вячеслав Куренков “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. “Диңгез суында линзаны салмыйча коенырга мөмкин әле. Ә менә төче сулыкларда – ярамый”, – дип басым ясап әйткән табиб. Аның әйтүенчә, елга-күл суларында, җәмәгать урыннарындагы бассейн яки джакузида акантамеба (җитди инфекция китереп чыгаручы микроорганизм) йоктыру куркынычы бар. Ул, күзләргә гаять зур зыян салып, сукыраюга кадәр китерергә мөмкин хәтта. “Күзнең мөгез катлавына, башка өлешләренә зыян сала. Бу очракта гаять катлаулы операция таләп ителә”, – дигән ул.

Эш шунда: линза, суга чыланып, микроорганизмнарның күз тукымаларына үтеп керүен җиңеләйтә. Шуңа күрә суга кергәндә, линзаны салып, диоптрийлы коену күзлеге кию яки, гомумән, күзлек кимәү хәерле, дигән белгеч.