Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

464 меңнән артык хәбәрнамә

29.05.2026 11:20 Новости

Татарстанлылар «Макс» милли мессенджерындагы МФЦ чат-боты аша ел башыннан 464 меңнән артык хәбәрнамә алган.

Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткән.

Мәгълүматка караганда, сервис 2025 елның ноябрендә эшли башлаган. Чат-бот ярдәмендә кулланучылар:

  • МФЦ белгеченә язылып куя яки язылуны гамәлдән чыгара ала;

  • хезмәт күрсәтү статусын карый;

  • филиалларның эш графигын белә ала.

Ел башыннан 80 меңгә якын кеше КФҮ филиалларына шушы сервис аша язылган. Шулай ук чат-ботта офисларның реаль вакыттагы эшчәнлеге дә күрсәтелә: чираттагы кешеләр саны, көтү вакыты һәм кабул итүнең уртача дәвамлылыгы.

Чат-боттан файдалану өчен:

  1. «Макс» мессенджерын урнаштырырга;

  2. эзләүдә «Татарстан Республикасы МФЦ» дип язарга;

  3. зәңгәр галочкалы рәсми аккаунтны сайларга;

  4. менюдагы күрсәтмәләрне үтәргә кирәк.

«Макс» мессенджеры аша шулай ук аралашырга, каналлар алып барырга, табибка язылырга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкин. Сервис «Ак исемлек»кә кертелгән, шуңа күрә мобиль интернет чикләнгән вакытта да эшләвен дәвам итә.