Миңнеханов Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында һәлак булганнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашты.
«Бүген иртән безнең республика чираттагы варвар һөҗүменә дучар булды. Дошман пилотсыз очкычлары гражданнар объектларына һөҗүм ясады, һәм без, кызганычка каршы, кешеләрне югалттык. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам», – дип язды ул «Макс» платформасында.
Рөстәм Миңнеханов барлык зыян күрүчеләргә кирәкле һәм югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтеләчәген белдерде. Республика башлыгы шулай ук яраланганнарга тизрәк савыгуларын теләде.

