Татарстан прокуратурасы БПЛА һөҗүме сәбәпле гражданнар хокуклары үтәлешен контрольгә алды
Түбән Кама шәһәре БПЛА һөҗүменә дучар булды. Татарстан Республикасы прокуратурасы гражданнарның хокукларын тәэмин итүне һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтүне үз контроленә алды. Барлык вәкаләтле ведомстволар белән тыгыз хезмәттәшлек оештырылган.
Түбән Кама шәһәре прокуроры Илнур Гаянов урындагы ситуацияне шәхси контролендә тота. Түбән Кама шәһәре прокуратурасында гражданнарны кабул итү оештырылды.
БПЛА һөҗүме бәйле рәвештә гражданнарның хокукларын яклау сораулары буенча «кайнар линия» телефон номерлары эшли. Алар:
- 8(8555)-470-303
-
8(843) 291-18-81

