Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Татарстанда 2742 участок сайлау комиссиясе эшли башлады

09.09.2026 06:07 Новости

9 сентябрьдән Татарстанда 2742 участок сайлау комиссиясе сайлаучыларны кабул итә башлады.

Участокларда гражданнар сайлау участогының адресын төгәлләштерә, сайлаучылар исемлегендәге мәгълүматларын тикшерә, тавыш бирү тәртибе белән таныша һәм, кирәк булганда, өйдә тавыш бирү өчен гариза рәсмиләштерә ала.

Сайлаулар көннәрендә теркәлү урыны буенча тавыш бирә алмаучылар өчен республикада 42 вакытлыча сайлау участогы оештырылган. Алар больницаларда, санаторийларда, СИЗОларда һәм тимер юл вокзалында эшләячәк.

Татарстанда сайлаулар 18–20 сентябрьдә узачак. Сайлау участоклары әлеге көннәрдә 8:00дән 20:00гә кадәр ачык булачак.

Следущая стаття
/novosti/item/186850-aziatsko-tikhookeanskij-bank-kak-zashchititsya-ot-telefonnykh-moshennikov