4 кредит алуын иреннән яшергән хатын-кыз гаебен мошенникларга аудармакчы булган
Алтай Республикасында суд яла ягуда гаепләнгән хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган.
Судта билгеләнгәнчә, Кош-Агач районында яшәүче 24 яшьлек хатын-кыз барлыгы 200 мең сумнан артыграк күләмдә 4 кредит рәсмиләштергән. Банктан әҗәткә алган бөтен акчасын үзенең кирәк-ярагына тоткан. Бурычын ире белеп алгач, тегенең ачулануыннан куркып, бернинди кредит алмавын белдергән.
Шуңа күрә, янәсе, мошенниклар алдады, дип кенә аңлатырга карар иткән. Бу хакта “Российская газета” Кош-Агач районы прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза. “Хатын-кыз, банктан 4 кредит алганлыгын иреннән яшерергә маташып, янәсе, мошенниклар карамагына эләгүе, кемнеңдер аның исеменә кредит рәсмиләштерүе турында гариза белән эчке эшләр органнарына мөрәҗәгать иткән”, – дип хәбәр иткән район прокуратурасы. Тикшерү барышында биредә аферистларның кулы уйнамаганлыгы ачыкланган.
Хатын-кызга карата яла ягу турында җинаять эше кузгатылган. Ул үз гаебен танып, кылган гамәле өчен үкенүен белдергән. Суд аңа 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендәге җәза чарасы билгеләгән.

