Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Цивилёв «Энергопром» Халыкара форумына старт бирде

02.04.2026 04:25 Персонально

Казанда «Энергопром» Халыкара электроэнергетика форумы старт алды. Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Энергетика министры Сергей Цивилёв катнаштылар.

«Форум үсте һәм Россия территориясендә генә түгел, чит илләрдә дә зур әһәмияткә ия булды. Без Энергетика министрлыгы коллегиясендә Россия һәм халыкара энергетиканың киләчәге турында сөйләштек, ә бүген форумда без нәрсәгә ирешкәнебезне, нәрсә эшли алуыбызны, ничек алга баруыбызны күрсәтәбез», – дип белдерде Цивилёв.

Ул билгеләп үткәнчә, елдан-ел форумда катнашучылар саны арта. Мәсәлән, быел аларның саны 2025 ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.

«Һәм, әлбәттә, бу форум кысаларында традицион рәвештә Яшьләр көне булачак. Бу – безнең киләчәк. Без аларга үз белемнәребезне генә бирмибез, бу үзара тәҗрибә уртаклашу – алар да безне өйрәтәләр, безгә күп нәрсә сөйлиләр», – дип өстәде министр.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов федераль министрлыкларга бу форумны тагын да статусырак итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Без һәрвакыт аңларга тиеш: тормыш сыйфаты – бу икътисад, ә икътисад – бу энергетика. Шуңа күрә безнең энергетикачыларга алкышлар!» – дип белдерде Татарстан Рәисе.

Похожие материалы