Татарстанда 21-27 апрельдә ике маркалы бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр артты.
Дизель барыннан да бигрәк кыйммәтләнде: хәзер аның бәясе 24 тиенгә артып, 72,93 сумнан 73,18 сумга җитүе хакында хәбәр ителә Росстат мәгълүматларында.
АИ-92 бензинының бәясе 8 тиенгә күтәрелгән һәм литры 62,46 сумга җиткән. АИ-95 бензины 14 тиенгә кыйммәтләнде һәм 66,36 сум булды. Шул ук вакытта АИ-98 бензинының бәясе элеккеге дәрәҗәдә калды, аның бәясе – 89,86 сум.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

