Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Эсселек чигенә: Татарстанга салкынча антициклон килә

21.05.2026 06:11 Персонально

Бүген, 21 майда, Татарстан территориясендә һава торышы бераз үзгәрәчәк — республикага салкынрак антициклон йогынтысы килә башлый.

Шуның аркасында соңгы көннәрдәге эсселек өлешчә кимиячәк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген алмашынучан болытлар күзәтеләчәк, әмма кичәдән аермалы буларак, сизелерлек явым-төшем көтелми.

Төньяк-көнчыгыштан искән җил дә бераз тынычлана: аның тизлеге 4–9 м/с тәшкил итәчәк, урыны белән 13 м/с ка кадәр генә көчәергә мөмкин. Казан шәһәрендә җилнең максималь тизлеге 12 м/с тирәсе булачак.

Төнлә һава температурасы +15 градустан артмаячак. Көндез исә республика буенча +22…+27 градус җылы көтелә. Казанда термометр баганалары +24…+26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Синоптиклар билгеләвенчә, һава торышындагы мондый үзгәрешләр май ахыры өчен гадәти күренеш булып тора.