Лашманнан Мәснуга әби: “Козгын күргәч, күңелемә шом керде”
1998 елның 17 июненнән 28 ел гомер узса да, Лашман авылында яшәүче Мәснуга Зыятдинованың хәтерендә бу көн әле бүген дә кино кадрлары сыман, бар нечкәлекләре белән саклана.
25 елда җиде якын кешесен җир куенына иңдергән якташыбыз ике яшьлек оныгын — Риназны югалткан көнне әле кичә генә булган кебек сөйли.
“Козгыннар үлемне искәртә...”
–Олылар шулай дип әйтә иде. Чыннан да шулай икән, – дип сүзен башлады Мәснуга Минзәки кызы. – Бу көнне киленем Гөлия белән кырда чөгендер эшли идек. Кырда өч козгын күтәрелеп оча да, кычкыра-кычкыра безгә таба килә. Күңелемә шом керде, кичне дә көтмичә кайтып киттем. Гөлия кырда калды.
Юл уңаенда балалар бакчасыннан оныгы Риназны алып кайта. Ике яшьлек сабый бик шат була. Әмма шул көннең ахыры башкача булачагын берәү дә белми шул.
“15 минут... һәм гомерлек аерылышу”
–Риназны бабасы Рәвхатькә карарга калдырдым, үзем абзарга сыер саварга кердем. Унбиш минут та үтмәгәндер, бабасы баланы күтәреп кайтты – өсләрендә суүсемнәр. Ни булды дип аптырап калдым, ул: “Риназ үлде”, – диде. Бер мизгелдә башымнан ниләр генә узмады, — дип ул көнне кабат күңелендә яңартты әби кеше.
Риназ бик үткен, сөйләшә дә белә торган була. Урамда иптәшләренә ияреп, күрше йортка керәләр. Бабасы артларыннан барганда, малайлар чыгып китә, Риназ күренми. Коега күз салган Рәвхать абый баланы күрә. 14 метр тирәнлектәге коега баусыз төшеп аны алып чыга – тик соң була инде... Ул үзенең ничек төшеп, ничек менгәнен дә аңлап җиткерми.
Әти-әни өчен иң авыр сынау
–Бу көннәрне, әти-әнисенең, безнең кичергән газапларны сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Риназ йөрәгебезгә төзәлмәс яра салып китте, – дип сөйли Мәснуга әби, күз яшьләрен тыя-тыя. – Нәкъ ун елдан, 2008 елның 17 июнендә оныгыбыз әтисен, улым Әсхәтне үз янына алды. Тагын биш елдан – бабасын.
Китап язарлык
Август аенда 81 яшен тутыручы Мәснуга әбинең кичергәннәрен кәгазьгә төшерсәң, бер китап язарлык. Алар ире Рәвхать белән 45 ел гомер итәләр, ике ул, бер кыз үстерәләр. Бүген инде кызы гына исән, ул Яр Чаллыда яши, язма героем ялгызы гомер итә. Ярый әле социаль хезмәткәре бар. Күршедә генә яшәүче Сиринә Абдуллина инде 11 ел аңа йорт эшләрендә булыша. Без барганда да помидор утыртырга җыена иделәр.
-Сиринә миңа үз кызым кебек якын, шатлыкларымны да, кайгыларымны да аның белән уртаклашам, — ди Мәснуга әби.
“Язлар җитсә, капкаларга карыйм”
Ялгыз калып моңсуланганда шигырьләр дә яза ул. Бер шигырен безгә дә укып күрсәтте.
Яллар җитсә капкаларга карыйм,
Кемне көтәм, үзем белмимен.
Ә шулай да кем дә булса керсә,
Ярар иде, диеп телимен.
Кайгы ялгыз йөрми
1988 елда Мәснуга апа белән Рәвхать абый олы уллары Әбүзәрне югалталар. Чернобыльдә хезмәт итеп кайткан егет тернәкләнә алмый, ике елъярым урын өстендә ятып бакыйлыкка күчә. 1991 елда – әнисе, 1997 елда әтисе якты дөньядан китә. Бер елдан соң Риназның фаҗигале үлеме бөтен йортның нурын ала. Кайгылар эзсез узмый, Әсхәт яман шеш белән авырый башлый. Ул да савыга алмый, икенче улларын да җир куенына салалар Зыятдиновлар. Бер ел да үтми 42 ел гомер иткән каенанасы вафат була. Кайгы ялгыз йөрми, әнисе вафатыннан соң Рәвхать абый да дүрт ел гына яши. Яман шеш аны да алып китә.
“Киленем белән элемтәне өзмибез”
Менә шулай итеп зур йортта ялгызы гына кала Мәснүга әби.
–Барлык сынауларга карамастан, киленем белән хәбәрләшеп торабыз, – ди ул. – Бу – минем өчен зур терәк.
Марат Гомәров фотолары

