Казанда юл һәлакәтендә бер кеше һәлак булган
Узган тәүлектә Казанда биш җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, тагын җиде кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Вахитов районында кызыл утка юлны аркылы чыккан җәяүлене автомобиль бәрдергән.
Мәскәү районында Haval автомобиле сулга борылганда каршы юнәлештә юлдан килгән электровелосипедчыны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, электровелосипед йөртүчесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган.
Авиатөзелеш районында Chery йөртүчесе «Юл бир» билгесен үтәмичә, FAW автомобиле белән бәрелешкән.
Киров районында Nissan автомобиле йөртүчесе борылыш сигналын кабызмыйча юл полосасын алыштырганда Honda мотоциклына юл бирмәгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлекне сайламаган мотоциклчы соңыннан ике җәяүлене бәрдергән.
Тагын бер авария Авиатөзелеш районында булган. Анда Hyundai автомобиле йөртүчесе идарәне югалтып, киртәгә килеп бәрелгән.

