Бу атнага һава торышын фаразладылар: яңгыры да, эссесе дә булачак
Татарстанда эссе көннәр дәвам итә. Чәршәмбе – 5 августта һәм пәнҗешәмбе – 6 августта явым-төшем ихтималы аз.
Пәнҗешәмбе көндез термометрның терекөмеш баганасы +23...+29 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә +10...+16, көнбатыш районнарда +18 градуска кадәр.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразына караганда, җомга һәм шимбә – 7–8 августта кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Һава температурасы көндез +27...+32 градус тәшкил итәчәк.

