Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган биш яшьлек кызны Чирмешән районында җирләячәкләр
Түбән Камада БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булган биш яшьлек кызны бүген Чирмешән районында җирләячәкләр.
Мондый карарны баланың гаиләсе кабул иткән. Бу хакта Түбән Кама районы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев сүзләренчә, һөҗүм вакытында кыз өйдә, балконда йоклаган булган.
10 август иртәсендә Түбән Камага БПЛАлар һөҗүм иткән. Рәсми мәгълүматлар буенча, 13 кеше һәлак булган, 78 кеше зыян күргән.
Һәлак булганнарның гаиләләренә 2 млн сум, зыян күрүчеләргә җәрәхәтләренең авырлыгына карап 300 меңнән 600 мең сумга кадәр түләү каралган.
Моннан тыш, һәлак булган кызның гаиләсенә Түбән Кама муниципалитеты өстәмә рәвештә 1 млн сум түләячәк. Җирләү чыгымнарын да муниципалитет үз өстенә алачак.

