Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Мөслимдә 90 ел элек төшкән метеоритка һәйкәл ачылды

10.09.2026 09:33 Персонально

Мөслим районында 1937 елда Каенсаз авылы янында Каинсаз метеориты төшүгә багышланган мәгълүмат стендын ачу тантанасы булды.

Проект ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырылды, дип яза «Мөслим-информ».

Өч стенд һәм күк җисеменең иң зур фрагменты муляжы белән инсталляция (авырлыгы 102,5 кг) «Кояшлы Ик» ял паркына куелган. Метеорит һәм аның үзенчәлекләре турында күбрәк мәгълүматны QR-кодлар аша алырга мөмкин. Җир атмосферасына кергәндә 200 килограммнан артык авырлыктагы метеорит берничә кыйпылчыкка таркалган. Ул фәнни җәмәгатьчелек өчен аеруча кызыклы, чөнки составында углерод булган хондритларның сирәк төрләреннән берсе булып тора.

Галимнәр бәяләвенчә, аның яше 4 млрд елдан артык. 2025 елда МДУ белгечләре 4,6 млрд елдан артык яшендәге микрофоссилиягә охшаш структуралар тапкан. Галимнәр бу тереклек яшәешенең иң борынгы дәлилләреннән берсе булырга мөмкин дип уйлыйлар.

Похожие материалы