Апаста район башлыгы Айрат Җиһаншин Кубогына бильярд ярышлары узды
Ярышлар 23нче февраль — Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
(23 февраль, “Апастово-информ”).
Ярышлар көн дәвамында барды. Барлыгы 22 бильярд сөюче катнашты. Җиңүчеләргә район башлыгының истәлекле бүләкләре, медальләр һәм Мактау грамоталары да әзерләнгән иде.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин районыбызда бильярд уеннарына кызыксыну уятканы өчен һәм олуг юбилее уңаеннан Фәнис Галәветдиновка Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

