Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Кәримова призына теннис ярышлары узды
Бүген «Батыр» спорткомплексында, Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елы уңаеннан, Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә Гали кызы Кәримова призына, өстәл теннисы буенча, Теләче районы Беренчелеге ярышлары узды.
Ярышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Гөлбикә апаның улы Рафаэль Кәримов катнашты.
Рафаэль Раиф улы, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы һәм районда узган чараларда ярдәм итеп, актив иганәчелек эшчәнлеге алып баруы өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ярышлар өч яшь аралыгында, 1 — 2 , 3 — 4, 5 — 6 һәм 7 – 9 сыйныф кызлары һәм егетләре арасында узды. Биредә районыбызның 7 мәктәбеннән 80 яшь теннисчы катнашты.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1-2 сыйныф егетләре арасында:
1 урын: Гимаев Әмир (Теләче мәктәбе)
2 урын :Шакиров Азамат (Олы Мишә мәктәбе)
3 урын :Мухиддизада Умедджон (Теләче мәктәбе)
1-2 сыйныф кызлары арасында:
1 урын:Зиннатова Мәрьям (Теләче мәктәбе)
2 урын:Гайнутдинова Инзиля (Олы Мишә мәктәбе)
3 урын:Сабирова Зәмира (Теләче мәктәбе)
3-4 сыйныф малайлары арасында:
1 урын: Валиуллин Булат (Теләче мәктәбе)
2 урын :Гаибов Абдусалом (Алан мәктәбе)
3 урын:Хафизов Әмир (Теләче мәктәбе)
3-4 сыйныф кызлары арасында:
1 урын:Трофимова Сафира (Теләче мәктәбе)
2 урын:Шавалиева Азалия (Теләче мәктәбе)
3 урын: Фасхетдинова Саида (Теләче мәктәбе)
5-6 сыйныф егетләре арасында:
1 урын: Исламов Әскар (Теләче мәктәбе)
2 урын: Гарипов Максим (Теләче мәктәбе)
3 урын: Сахабиев Ильяс (Теләче мәктәбе)
5-6 сыйныф кызлары арасында:
1 урын: Хадиева Зарина (Теләче мәктәбе)
2 урын: Якупова Диляра (Теләче мәктәбе)
3 урын:Валиуллина Динә (Теләче мәктәбе)
7-9 сыйныф егетләре арасында:
1 урын: Шайхутдинов Самат (Шәтке мәктәбе)
2 урын: Касимов Альфис (Шәтке мәктәбе)
3 урын: Хасанов Камиль (Олы Нырсы мәктәбе)
7-9 сыйныф кызлары арасында:
1 урын: Галимова Зарина (Баландыш мәктәбе)
2 урын: Биктагирова Ясминә (Олы Нырсы мәктәбе)
3 урын: Гилазова Тәнзилә (Баландыш мәктәбе)
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр, акчалата призлар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

