Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

“ПолитЗавод кешеләр белән аралашырга өйрәтте, дөньяга карашымны киңәйтте”

02.04.2026 09:19 В Мире

“Бердәм Россия” партиясе белән “Яшь Гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ПолитЗавод федераль проектының быелгы сезонына старт бирде.

Проектта 18-35 яшьләрдәге студентлар һәм актив яшьләр катнаша ала. Гаризаларны 26 апрельгә кадәр Политзавод.рф электрон адресына җибәрергә кирәк.

– Яшьләр өчен үсеш, сәясәттә һәм җәмгыятьтә үзеңне күрсәтү мөмкинелеге бу, – диде Татарстандагы ПолитЗавод проекты җитәкчесе Риф Хөснетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

ПолитЗавод уку-әзерлек курслары Казанда үткәрелә, Чаллы белән Түбән Кама шәһәрләрендә дә алып бару ниятләнелә. Лекцияләрдә һәм очрашуларда шәхсән катнашу таләп ителә.

– Казан Аграр университетында укыган чакта үзем дә ПолитЗаводны уздым, зур тәҗрибә алдым. ПолитЗаводның быелгы сезонында катнашырга теләгән яшьләр “Бердәм Россия” партиясенең “Халык программасы”на үзенең тәкъдимен дә җиткерергә тиеш, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Яшь Гвардия” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Ирина Дуплинская – узган елгы җиңүчеләрнең берсе. “ПолитЗавод кешеләр белән аралашырга өйрәтте, дөньяга карашымны киңәйтте”, – диде ул. Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да ПолитЗаводның әһәмиятле проект булуын әйтте.

– ПолитЗавод яшьләренә депутатлар, министрлар остаз сыйфатында билгеләнә. Яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм җаваплылык тәрбияләүгә махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләр дә җәлеп ителә. Татарстанның ПолитЗаводы республика шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре яшьләре белән дә хезмәттәшлектә тора. “Бердәм Россия” партиясе ПолитЗавод проектына теләктәш, чөнки илнең үсеше кадрларга бәйле, – диде Татьяна Ларионова.