Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Россия дөньяда иң тиз баючы илләр арасында икенче урынга чыккан

01.07.2026 05:33 В Мире

2020-2026 еллар йомгаклары буенча Россиядә бер кешенең матди иминлеге 37 процентка арткан.

Нәтиҗәдә илебез дөньяда иң тиз баючы илләр арасында икенче урынга чыккан. Бу хакта “РИА Новости” UBSның (Швейцариянең бик зур финанс холдингы) “Дөнья байлыгы турында” хисабы мәгълүматларына таянып яза.

Документта билгеләп үтелгәнчә, белгечләр “байлык”, “матди иминлек” төшенчәсен реаль активлар (беренче чиратта, күчемсез милек) белән финанс активлары (акча, акцияләр, облигацияләр) суммасыннан барлык бурычларны (кредитлар, ипотека һ.б.) алганнан соң килеп чыккан санга бәйләп аңлаткан. Күрсәткеч һәр илнең үз акчасында исәпләнгән. Шул ук вакытта инфляция дә исәпкә алынган.

Шулай итеп, 2020-2025 елларда Көньяк Корея матди иминлекнең үсүе буенча беренче урынга чыккан. Анда биш ел эчендә бер кешегә туры килә торган байлык 55 процентка арткан. Россия – икенче урында (үсеш – 37%). Хорватия – өченче урынны алган (29%).

Шунысы кызык: антирейтингта Европа илләренең берсе – Бөекбритания алдынгылыкка чыккан. 2020-2025 елларда анда яшәүчеләрнең байлыгы 23,2 процентка кимегән. Шулай ук Голландия халкының акча янчыгы – 14,4 процентка, французларныкы – 4,5 процентка кимегән. Ә менә Италия соңгы елларда матди иминлеге үзгәрмәгән бердәнбер ил булып чыккан.

Похожие материалы