Декрет пособиеләрен түләү күләмен һәм вакытын арттырырга тәкъдим иттеләр
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов декрет пособиеләрен түләү вакытын өч елга кадәр, ә күләмен төбәк яшәү минимумына кадәр арттырырга тәкъдим итте.
«Хәзер пособиенең максималь срогы өч ел булса да яшь ярымга кадәр генә түләнә. Пособиене бала карау буенча өч ел дәвамында да түләргә кирәк», — дигән Миронов РИА Новостига.
Аның сүзләренчә, декрет пособиеләре күләмен региональ яшәү минимумына кадәр арттырырга кирәк.
«Эшләүчеләр өчен пособие хезмәт хакына карап исәпләнә. Без аны арттырырга тәкъдим итәбез. Бер бала караганда – хезмәт хакының 40тан 100 процентка кадәр арттырырга, ике һәм аннан да күбрәк бала өчен – 200 процентка кадәр», — дип тәкъдим иткән партия лидеры.

