«Йолдызлык-2026»: Актаныш районы мәктәп укучыларының гала-концертыннан безнең репортаж
Быел фестивальдә якынча 2500 бала катнашты, шуларның 400дән артыгы — мәктәпкәчә яшьтәгеләр. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча 206 лауреат билгеләнде.
Актанышта муниципаль этапка йомгак ясалып түбәндәге урыннар билгеләнде:
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында:
I урын – Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернаты
I урын – Пучы урта мәктәбе
II урын – Сафар урта мәктәбе
II урын – Киров урта мәктәбе
Район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре арасында:
I урын – Актаныш технология техникумы
I урын – Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
I урын – Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Актаныш 2 нче урта мәктәбе
I урын – Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат
Җиңүчеләр дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнде.
«Йолдызлык» — ул талантлар мәйданы һәм зур сәхнәгә ясалган тәүге адым.
Айнур Гыймадиев фотолары

