Image

  • 63
  • 378
  • 40
  • 97
756 SHARES

Дәүләт Думасы комитеты рәисе 61нче яшендә вафат булган

24.03.2026 05:04 В Стране

Дәүләт Думасының Оборона комитеты рәисе урынбасары Юрий Швыткин 60 яшендә кинәт вафат булган.

Бу хакта Дәүләт Думасының рәсми сайты хәбәр итә. Швыткин Ватанга хезмәт итүен 1986 елда Псков һава-десант дивизиясендә башлап җибәргән.

Анда бөтен СССР буенча махсус бурычларны үтәгән. 1992 елда Эчке эшләр министрлыгына күчкән. 1995-1996 елларда Чечня сугышында катнашкан. Шулай ук махсус хәрби операция зонасында илне саклаган.

Хезмәтләре өчен өч Батырлык ордены, шулай ук “Сугышчан хезмәтләр өчен”, “Хәрби хезмәттәге аерым казанышлары өчен” I дәрәҗә, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән. “Аның китүе – безнең өчен бик зур югалту. Ул барыбызның да күңеленә тыйнак, мәрхәмәтле һәм ышанычлы кеше буларак кереп калды”. – дип билгеләп үткән Дума Рәисе Вячеслав Володин.

Похожие материалы