Данның төбе — хөрмәт, хөрмәтнең төбе — хезмәт
Балтач район Советы утырышлар залында терлекчелек тармагының өч айлык нәтиҗәләренә багышланган хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында җыелыш булып узды
Балтач район Советы утырышлар залында терлекчелек тармагының өч айлык нәтиҗәләренә багышланган хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек өчен җаваплы белгечләр катнашында җыелыш булып узды. Киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды. Алдагы айда үткән киңәшмә сөт җитештерүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә кубок һәм сертификатлар тапшырып, күтәренке күңел белән башланып китсә, чираттагысы күбрәк урыннарда файдаланылмаган мөмкинлекләрне барлау, җибәрелгән кимчелекләрне бетерү юнәлешендә барды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Разил Низамиев чыгышында китерелгән саннар буенча әлләни борчылыр урын да юк сыман. Терлекчелектә узган елның шул чоры белән чагыштырганда, мөгезле эре терлек саны 1532 башка арткан, шул исәптән сыерлар 676 башка ишәйгән.
Сөт район буенча 3529 тоннадан артык җитештерелгән, үсеш 10 процент, ит җитештерү 100 тоннага күбрәк, үсеш 5 процент тәшкил иткән. Сөт җитештерүдә районның 14 хуҗалыгы узган елның чоры белән чагыштырганда үсешкә ирештеләр. «Дуслык», «Маяк», «Сорнай», «Активист» хуҗалыкларында 907-457 тоннага күбрәк сөт савылды, үсеш 45 — 25 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта «Алга», Тукай исемендәге, «Арбор», «Смәил», «Яңа тормыш» хуҗалыклары үткән ел белән чагыштырганда сөтне ким савып баралар. Ел башыннан районда иң күп сөт җитештергән хуҗалык «Татарстан» булды, монда өч айда 4732 тонна сөт савылды. «Кызыл юл» да — 3449, "Дуслык"та — 2917, "Сосна«да 2796 тонна сөт җитештерелде.
Әйе, бу саннарга күз салганда эш нәтиҗәләре уңай кебек. Әмма, район башлыгы Рамил Нотфуллин басым ясап әйткәнчә, кайбер хуҗалыкларда еллар буе яшәгән кимчелекләр төзәтелми, инде җыелышларда анализлар да ясыйбыз, ни эшләргә кирәклеген җиткерәбез, урыннарда булганда ничек эшләргә икәнлеген күрсәтәбез — үзгәреш кенә аз. Мәсәлән, сыерларның сөт бирүләрен карасак һәм хуҗалыклар арасында булган аерманы исәпләсәк, гаҗәп саннар килеп чыга бит, диде ул.
Район буенча ел башыннан бер сыердан 1 тәүлеккә уртача 23 килограмм сөт савып алынды. Бу узган елга караганда 1,2 килограммга күбрәк булды. 10 хуҗалык районның уртача күрсәткеченнән күбрәк сөт сава алдылар. Әмма «Алга» хуҗалыгында бер сыердан тәүлеклек савым 16,8 килограмм гына булды, җитмәсә, алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,3 килограммга кимрәк. Тукай исемендәге хуҗалыкта бу күрсәткеч 18,2 килограмм, "Труд"та 19,0, "Смәил"дә 19,1, "Якты юл"да 19,2 килограмм гына булды. Март аенда да уңай якка үзгәрешләр күп түгел. Районда тәүлеккә бер сыердан 24,5 килограмм сөт савып алынды, бу узган елга караганда 0,9 килограммга күбрәк. Соңгы айда иң түбән күрсәткечләр "Алга"да — 17,9 килограмм булды.
Хуҗалыклар арасында аермалыкны соңгы 3 айда уздырылган контроль саву нәтиҗәләре дә исбатлый. Район буенча уртача 100 сыерның 58е 25 килограмм һәм аннан күбрәк сөт бирсә, "Татарстан"да бу күрсәткеч 73, "Маяк"та, "Активист"та — 71 процент булганда, Тукай исемендәге хуҗалыкта ул бары 32, "Смәил"дә 37 процент кына булды.
Әгәр дә санап кителәчәк хуҗалыкларда тәүлеккә һәр сыердан уртача район күрсәткече кадәр сөт савылса, кара исәп белән дүрт айда "Якты юл"да — 30 тонна, "Смәил"дә — 42 тонна, "Труд"та — 45 тонна, Тукай исемендәге хуҗалыкта — 27 тонна, "Алга«да 34 тонна сөт күбрәк савылыр иде. Шушы хуҗалыклар хисабына дүрт айда районда сөт җитештерү 144 тоннага артык булыр иде.
Җитештерү генә түгел, савылган сөтне югары бәягә сату мәсьәләсенә игътибарны киметмәскә иде. 1 апрельгә булган саннардан күренгәнчә, район буенча һәр килограмм сөт 33 сум 57 тиенгә сатылган. «Татарстан» хуҗалыгы бер килограмм сөтне 36 сум 23 тиенгә сата. «Арбор», «Активист», «Кама», «Труд», Тукай исемендәге, «Якты юл», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда бу сан 34,86 — 34 сум тәшкил итә. «Яңа тормыш» сөтнең бер килограммын 32,47 сумга, «Кызыл юл» — 32,43, «Сорнай» 31,49 сумга сатканнар. Бу саннар районның уртача күрсәткеченнән ким. Бәяләрнең түбән булуы сөтнең сыйфатына турыдан-туры бәйле икәнлеге һәркемгә билгеле.
— Терлекчелек — төп җитештерү чыганагы, хуҗалыкның финанс тотрыклылыгы, авыл кешесенең яшәү рәвешенең нигезе, дип бик матур сөйлибез. Бу тармакның нәтиҗәле эшләве өчен өч төп шарт кирәклеген барыбыз да беләбез: терлекләрнең баш санын арттыру, ныклы азык базасы булдыру һәм җитәрлек санда кадрлар белән тәэмин итү. Бу шартлар бездә тулысынча үтәлә, дип әйтә алабыз. Әмма, урыннарда саннарны исәпли башласак, нәтиҗә төрлечә килеп чыга. Димәк, без куелган максатларны, башкарылган эшләрне, җибәрелгән кимчелекләрне бетерү юлларын терлекчеләр, сыер савучылар белән уртаклашмыйбыз. Районда бары бер-ике хуҗалыкта гына ай саен һәр фермада, хезмәт коллективында җыелыш уздырыла. Сыер савучы ничек эшләгәнен, сөтнең сыйфатын арттыру өчен ни эшләргә кирәген белмичә хезмәт куярга тиеш түгел. Ул хезмәт хакының да нинди күрсәткечләрдән килеп чыкканын күзалларга тиеш. Бу очракта соңгы нәтиҗә хуҗалык җитәкчесен дә, белгечне тә, гади сыер савучыны да борчырга тиеш. Менә сезнең барыгызга да күрсәтмә, һәр фермада һәр ай саен терлекчеләр белән җыелышларны үткәреп барырга һәм бу карарның үтәлешен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә йөкләргә, — диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

