Татарстанда 12 мең күп фатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән
Татарстанда 18 елда 12 мең күп фатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән.
Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтте.
“Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тормышка ашырылучы күләмле эшләрнең берсе – күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы. Ул Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Соңгы 18 елда республикада гомуми мәйданы 54 миллион квадрат метрдан артык тәшкил иткән 12 меңнән артык күп фатирлы йорт төзекләндерелде. Нәтиҗәдә биредә яшәүче ике миллионнан артык кешенең тормыш шартлары яхшырды”, – диде ул.
Программа кысасында финанслауның гомуми күләме якынча 107 миллиард сум тәшкил иткән. Шул исәптән, 10,5 миллиард сумы – Дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштыруга ярдәм фондына, 46 миллиард сумнан артыгы – Татарстан һәм җирле бюджетларга, якынча 50 миллиард сумы – милек хуҗалары кертемнәренә туры килә. Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, быел республиканың 41 районындагы 813 күп фатирлы йортны төзекләндерәчәкләр.
“Моның өчен 11 миллиард сумнан артык акча тотылачак. Программа кысасында түбәләрне һәм диварларны ремонтлау, йорт эчендәге инженер челтәрләрен яңарту кебек эшләр башкарылачак”, – диде ул. Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, программага кергән тагын бер мөһим юнәлеш – 56 йортта 124 лифтны алмаштырачаклар. “Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә тора.
Ил Хөкүмәте тарафыннан 2030 елның 15 февраленә кадәр куллану вакыты чыккан барлык лифтларны яңартып бетерү бурычы куелды. 2026-2029 елларда республикада шундый 1474 җиһазны алмаштырырга кирәк булачак. Аларның 980 е – төбәк операторы, 494 е – йортларның махсус счетларында тора”, – диде Дамир Шәйдуллин. Болардан тыш, быел республиканың 19 шәһәр һәм районындагы 141 күп фатирлы йортта вентиляция каналларын һәм төтен чыгу юлларын төзекләндерәчәкләр. “Газ җиһазлары белән эш итүдә куркынычсызлыкны арттыру өчен мунициапль берәмлекләр әлеге эшләрне капиталь ремонт программасына кертергә тиеш. Эшләрне башлау өчен милекчеләрнең гомуми җыелышының уңай карары кирәк”, – диделәр брифингта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

