«Кызык булачак»: Салават җырларын башкаручы артистлар Салават авылына «өмәгә» җыелды
Популяр җырчылар Алинә Давыдова һәм Радик Яруллин Салават авылында үзләренең «Авылкаем» җырына клип төшерде.
Татар эстрадасы җырчылары җырларына клипларын кайда гына төшерми инде: Мәскәү дисеңме, чит илме, туган авыллары дисеңме... Ә менә Алинә Давыдова һәм Радик Яруллин Салават абый авылында клип төшергә булганнар. Безне дә чакырдылар.
Салават Фәтхетдиновның авылы турында ишетеп беләм, әмма монда килү бер хыял гына иде. Татар эстрадасы җырчылары белән хыяллар чынга аша, дияргә инде, авылны да күрдем, зәңгәр экраннардан гына карарга ияләшкән клипның төшерелү процессын да күзәттем. Күпме көч, борчылу һәм үҗәтлек таләп итә икән бу.
Клипта татар эстрадасының текә җырчылары катнашты. Төп рольне, әлбәттә, Алинә Давыдова һәм Татарстанның атказанган артисты Радик Яруллин башкарды. Алар кызу-кызу гына анда-монда йөреп, барысын да контрольдә тоткан арада, тиз генә хәлләрен белешеп өлгердем.
Моңлы тавыш иясе, искиткеч чибәр Алинә Давыдова бераз борчыла иде.
«Без бүген, җәй бетә генә дигәндә, ниһаять «Авылкаем» җырына клип төшерәбез. Клипны уникаль локациядә – Салават абый авылында төшерәбез. Бөтен кызык мизгелләр шушында ачылачак. Режиссёрыбыз Марсель Мәхмүтов, шуңа бу клип юморлы, кызык булачак. Монда клип төшерүебезгә Салават абый бер дә каршы килмәде, рәхмәт аңа.
Бераз борчылам, кайбер җырчылар әле дә килеп җитә алмый әле. Артист халкы шулай инде ул, гел соңга калалар, тик вакыт буенча бу игътибарга алынган иде», – диде ул елмаеп.
Җырчыларның нигә нәкъ Салават абый авылында клип төшерергә уйлаганнар соң – монысын Радик Яруллин аңлатты.
«Җырда «Салаватның җырлары» дигән сүзләр бар, үзебез дә Салават абый җырларын тыңлап үстек. Аның турында сүз баргач, сценарийны да кызыклы иттек, Салават Фәтхетдинов җырларын башкаручыларны һәм башка җырчыларны бирегә «өмә»гә җыйдык. Монда барлык җырчылар да үзара таныш, шуңа күрә биредә дусларча, җылы мохит. Клипта катнашучы һәр җырчыга зур рәхмәт, берсүзсез ризалаштылар, безне хөрмәт итеп бирегә килделәр», – диде ул.
Клипта таныш йөзләр катнашкач, аны, һичшиксез, карарга да кызыграк була инде. Эстрада йолдызларының утын ташыганын, өздереп биегәнен күреп булды. Җырчылар күп булды, үз рольләрен үтәгәч, Марсель Мәхмүтов аларны «җибәрә» барды. Клипта катнашкан кайбер җырчылар белән аралашып алдым.
Рифат Зарипов: «Бүген нишләгәнемне белмим, мин «массовка»да катнаштым. Тагын бер бик әһәмиятле ролем булды – утынны алып барып куйдым, кулыма шырпы да керде әле. Мондый зур 3 секундлык рольләрне зур артистларга гына бирәләрдер инде, миңа бик ошады (көлә).
Салават абыйның бу авылы төзелә башлаганнан бирле, ел саен берничә тапкыр монда киләм. Мин Салават абыйның студенты, гаиләләр белән дус булып яшибез».
Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы Искан: «Бүген монда Сабантуй кебек. Иң текә җырчыларны җыйдылар да, «рәхәтләнегез» диделәр. Искиткеч, шаккаткыч, чит илләрдәгечә бу».
Ринат Рахматуллин: «Монда, нигездә, Салават Фәтхетдиновның җырларын башкаручылар җыелган. Мин аның җырларын башкармыйм, тик барыбер клипта катнашам әле. Сценарийны карап чыкмадым, әмма мин – «өмәдә» катнашучы, шофёр. Нинди генә роль бирсәләр дә, мин аны чын күңелдән башкарып чыгам, чөнки Раил Садриев театрында уйнаган кешемен, актёрлык осталыгы миндә бар».
Татар эстрадасы йолдызлары белән беррәттән, түбәтәй һәм милли киемнәр киеп, барлык клубларны «дер» китергән диджей Сөләйман да клипта катнашты.
«Бүген йөрдек, чаптык, биедек. Миңа бүген бер сүз – «мин» дип әйтергә кирәк иде. Клипта катнашу үзенә күрә кызык инде ул, миңа ошады», – диде ул.
Режиссёр Марсель Мәхмүтовның Радик Яруллин белән беренче генә эшләве икән, ә Алинә Давыдова белән алар Салават төркеме аша күптәннән таныш.
«Миңа калса, матур җыр, матур артистлар. Аларның эшләре күңелле», – диде ул.
Шуның кадәр күп артист белән эшләр өчен сабырлык, тынычлык та, илһам да кирәк бит әле. Марсель Мәхмүтов моның серен дә әйтте.
«Иң беренче илһам чыганагым ул – гаиләм, балаларым. Мин алар өчен тырышам. Ә идеяләр кайдан килә, дигәндә, мин театр мәктәбен бетергән кеше. Миңа калса, театраль белем алган һәрбер шәхес идеяләргә бай. Без «миллениал»лар, китап укучылар. Ә китап укучыларның фантазиясе һәм, гомумән, дөньяны күзаллавы башкача. Шуңа мин дә сезгә китаплар укырга тәкъдим итәм», – диде ул.
Клипта тагын Вадим Захаров, Ильвина, Игорь Дмитриев, Әбри Хәбриев, Марат Яруллинның биюче кызлары һәм блогерлар да катнашты. Клипта Салават абый үзе дә булачак, диделәр.
Бу клип төшерелүнең шаһите буларак, ул, чыннан да, кызыклы, сатирик була икәнен әйтә алам. Массовкада үзем дә төштем әле, мине дә күрерсез. Клипның кайчан дөнья күрәчәген соңрак хәбәр итәрбез.

